«И.И. Шишкин. Тормышы. Иҗаты. Язмышы»: арт-сәгать (12+)

Россия тарихында дөньяви әһәмияткә ия күренекле исемнәр бар. Алар арасында – бөек рус рәссамы Иван Иванович Шишкин. Рус пейзажы, урманнары, иксез-чиксез кырлары турында күзаллаулар аның исеме белән тыгыз бәйләнгән. Шишкин рус табигатен яраткан һәм яхшы белгән. Аның табигатькә карата булган мәхәббәтеннән Ватаныбыз рәсем сәнгатенең горурлыгы булган даһи иҗат әсәрләре туган.

19 сентябрь көнне 6 нчы санлы китапханә сигезенче сыйныфлылар өчен танылган рәссамга багышланган «И.И. Шишкин. Тормышы. Иҗаты. Язмышы» дигән арт-сәгать уздырды. 

Чара барышында китапханәче катнашучыларны рус рәссамының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Тыңлаучылар аның Вятка губернасы Алабуга шәһәрендә күп балалы сәүдәгәр гаиләсендә тууы турында белде. Иван балачактан рәсем ясарга ярата, кулына карандаш һәм кәгазь тотып, ул көннәр буе якын-тирә урман һәм кырларда вакытын уздыра. Китапханәче рәссамның җиңел булмаган шәхси тормышы, язмышы турында кыскача бәян итте. Ул ике тапкыр гаилә кора, әмма икесендә дә яраткан хатын-кызларыннан рәхимсез үлем аера һәм аның иң авыр кайгысы – яраткан улларының вафаты була. Иҗат эше һәм туган як табигате Иван Шишкинга авыр төшенкелектән котылырга ярдәм итә. Бөтен тормышы дәвамында Шишкин әсәрләрендә төп геройлар буларак урман һәм туган як кырлары сурәтләнә. Чара азагында катнашучылар зур кызыксыну белән «Утро в сосновом бору», «Рожь», «Лесные дали», «Корабельная роща», «Жатва», «Рубка леса» һ.б. 10 иң танылган картиналарының язылу тарихы белән таныштыручы видеоязманы карады.

 

P.S. «И.И. Шишкин. Тормышы. Иҗаты. Язмышы» арт-сәгате – Пушкин картасы буенча үткәрелгән чара. Пушкин картасы буенча килергә мөмкин булган барлык китапханә чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга була.

 

Поделиться: